Татарстанлылар Бөтенроссия халык санын алу-2020 талисманын сайлый алачаклар

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанлылар 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу талисманын сайлап алу буенча илкүләм конкурста катнаша ала, дип хәбәр итә «Татарстанстат» сылтамасы белән "Татар-информ" матбугат агентлыгы.

Кеше, хайван, үсемлек, җансыз предмет һ. б.- һәрбер объект символга әйләнергә мөмкин. Әйтергә кирәк, алдагы халык санын алудагы Бөтенроссия халык санын алу -2010 символы -  футболкага төшерелгән шат малай эмблемасы иде.

Инде булган персонажларның элементларын күчереп алу тыела. Әмма катнашучылар Бөтенроссия халык санын алу -2020 рәсми символикасын куллана ала. Эшләр 10 февральгә кадәр (Мәскәү буенча 12: 00 сәгатькә кадәр) кабул ителәчәк. Конкурста 18 яшькә җиткән гражданнар катнаша ала. Аларга Бөтенроссия халык санын алу -2020 сайтында теркәлергә кирәк булачак (www.strana2020.ru),  эшкә сылтаманы күрсәтеп, махсус форма тутырырга кирәк.

Конкурсантларга үз эшләрен Instagram битләрендә урнаштырырга ( әмма бер кешегә өч эштән арттырмыйча) һәм аларның актив сылтама #strana2020 һәм          #талисман_перепись хештегы белән билгеләп үтәргә кирәк . Катнашучыларның профильләре барлык кулланучылар өчен дә ачык булырга тиеш. Эшләр .png яки.jpeg. форматларында башкарыла.

Конкурсның җиңүчесе ике этапта билгеләнәчәк. Интернет-тавыш бирү Бөтенроссия халык санын алу -2020 сайтында эшләрне кабул итү тәмамланган көнне башлана. Шорт-листка Instagramда иң күп лайк җыйган рәсемнәр эләгәчәк. Икенче этапта эшләрне жюри әгъзалары бәяләячәк.

Нәтиҗәләр 2020 елның 28 февраленнән дә соңга калмыйча социаль челтәрдәге - Бөтенроссия халык санын алу 2020 сайтында һәм рәсми битләрендә басылачак. Конкурс буенча мәгълүматны  talisman@strana2020.ru адресы буенча язып ачыкларга була.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Росстат 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак Бөтенроссия халык санын алу-2020нең рәсми шигарен (слоганын) тәкъдим иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International