Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Тегү эше» дигән хезмәтне реабилитацияләү бүлмәсенең чираттагы дәресе узды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре җитәкчелегендә «Аш-су әзерләүдә кирәк-ярак»дигән темага дәрес үткәрелде. Алар үз куллары белән кухня кирәк-ярагы текте. Тегелгән кухня бияләйләре ашсу әзерләгәндә куллану белән беррәттән менә дигән бүләк тә булачак әле.


