Буалылар 1969 ел ахырында төзелгән шикәр заводы паркы нинди булырга тиешлеге турында фикер алыштылар. Ә кичә 1-нче номерлы мәктәптә 2018-2022 елларга «Заманча шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проектын гамәлгә ашыру кысаларында шикәр заводы паркын реконструкцияләү концепциясе буенча ачык фикер алышу узды. Эскиз проектын «СКП» җәмгыятенең Казан архитекторлары эшләгән. Яңа паркның генераль планы схемасы җәйге һәм кышкы сценарийда тәкъдим ителгән. Төркем эше барышында катнашучылар җәмәгать пространствосын үстерү концепциясе турында фикер алыштылар һәм аны идеяләре белән тулыландырдылар, шикәр заводы паркында уңайлы шартлар булдыру өчен тәкъдимнәр карадылар. Буалылар фикеренчә, паркта яңгырдан саклый торган өскормалы ял зоналары, кечкенә шугалак, яшел зоналар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, җәйге кафе, фонтан, смартфоннар өчен урыннар, wi-fi зоналары кирәк, паркта ачык һавада фильмнар карарга мөмкинлек тудыручы күпфункцияле сәхнә, микрорайонның Дан аллеясы, шикәр заводы музее, велоюллар, роликларда шуу мәйданчыгы, парковка һ.б. булырга тиеш. ⠀
Очрашу вакытында яңгыраган барлык тәкъдимнәр дә эш проектын әзерләгәндә исәпкә алыначак.