Буа муниципаль районында җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең халык белән отчет очрашулары башланды. Мондый җыелышлар Бик-Үти, Аксу, Зур Фролово, Адав-Толымбай авыл җирлекләрендә узды инде. Шушы көннәрдә Күшке һәм Әлши авыл җирлекләре башлыклары үзләренең 2019 елдагы эшләре турында халык алдында хисап тотты. Чара Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин катнашында узды. Җирле учреждениеләр һәм оешмалар вәкилләре узган елдагы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында доклад белән чыгыш ясадылар. Алар сүзләренә караганда, җирлекләрдә күп кенә проблемалар республика программалары нәтиҗәсендә, район җирле үзидарә органнары һәм үзара салым акчасына мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашучы кешеләрнең үзләре ярдәме белән хәл ителә. Очрашулар барышында авыл халкының активлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Нигездә, үзара салым программасы ярдәмендә барлыкка килгән юлларның сакланышына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Һәр мөрәҗәгать итүчегә аңлатмалар бирелде. Берничә сорау район җитәкчелеге тарафыннан контрольгә алынды. Район башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камартдинов, үз чиратында, җыенда катнашучыларны Буа муниципаль районында тормышка ашырыла торган программалар белән таныштырды һәм авыл халкына актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде.