Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр шәһәрнең «Дуслык» кафесы-ресторанында мастер-класста булдылар. Бу көн әби-бабайлар өчен аеруча да үзенчәлекле булды. «Дуслык» кафесы-рестораны хезмәткәрләре пицца ясау буенча мастер-класс үткәрделәр, ә «Стрекоза» матурлык салоны кызлары хәйрия акциясе кысаларында аларны матурлау буенча тырыштылар. Шеф-пешекче Айгөл этаплап пиццаның фирма рецептын күрсәтте. Өлкәннәр һәр этапны игътибар белән тыңладылар һәм үзләре камыр азыгын әзерләделәр. Пицца духовкага пешергә озатылгач, матурлык салоны кызлары мастер-класста катнашучыларның тырнакларын тәртипкә китерделәр, җиңел көндезге макияж ясадылар. Ә Валентина Никитцова бу очрашудан стильле чәч прическасы белән китте.
Тиз арада пицца да пешеп җитте! Социаль хезмәт алучыларны, «Дуслык»кафесы-рестораныннан бәйрәм ашы көтте. Өлкәннәр бик күп уңай эмоцияләр, яхшы кәеф алдылар. Алар мондый чараларны оештыручыларга бик рәхмәтле калдылар.


