Шәһәрнең Р. Люксембург һәм Вахитов урамнары киселешендә тәбәнәк коймалар урнаштырылды. Ул җә-яүлеләргә автомобиль юлын теләсә кайдан бүлеп чыгарга ирек бирмәячәк. Кыскасы, киртәләр куркынычсызлык өчен куелдылар.
Хәзер җәяүлеләр әлеге урында автомобиль юлын бары тик “зебра”дан гына аркылы чыга алалар. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рамил Миңне-баев әйтүенчә, шәһәрдә мондый тимер корылмаларны, участокны алдан өйрәнеп, куркыныч зуррак булган урыннарга урнаштыралар. Алдагы елларда ул Ефремов белән Арефьев, Ефремов белән К. Зыятдинов урамнары чатларына һәм тагын бер-ничә урам киселешенә куелган. Узган елгы программага Вахитов урамындагы тыкрыкны кертергә карар кылганнар. Аның белдерүенчә, шәһәрдә әле куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен тимер корылмалар утырту кирәк булган участоклар шактый күп.
- Узган ел шәһәрдә юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча бер светофор куелды һәм тимер корылмалар урнаштырыла. Бу эшне алга табан да дәвам итәчәкбез, - ди ул.
Саклагыч коймаларны Казан шәһәренең “Комплекслы куркынычсызлык” җәмгыяте урнаштыра. Аның җитәкчесе Айрат Әхмәтшин әйтүенчә, ка-гыйдә буенча корылмалар җәяүле аркылы чыгу урыныннан һәр якка 50 метрга кадәр озынлыкта куелырга тиеш. Әлеге урында аның гомуми озынлыгы 150 метр тәшкил итә.