Баш саны кимегән, җитештерү арткан

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Терлекчелектә еллык эшкә нәтиҗә ясалды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, күрсәткечләрнең алдагы ел белән чагыштырганда өскә үрләгәннәре дә, артка тәгәрәгәннәре дә бар.

Соңгысы мөгезле эре терлекләрнең баш саны турында. Агымдагы елның 1 гыйнварына район буенча аларның исәбе 635кә кимеп, 22528 баш тәшкил итте. Мөгезле эре терлекләрне бары фермер хуҗалыклары, “Авангард” агрофирмасы, “АгроНур” җәмгыяте генә ишәйтте, “Йолдыз”, “Кыят” җәмгыятьләре һәм “Заря” агрофирмасы узган ел дәрәҗәсендә саклап калды. Район хуҗалыкларында атлар да азая. Ел башына аларның саны 89га кимеп, 1324 башка калды.

“Авангард” агрофирмасы дуңгызларны 1629га арттырып, 74262 башка җиткерде. Сыерлар саны алдагы елның елның шушы чоры белән чагыштырганда 75 башка күбрәк булды. Моңа иң зур өлешне шулай ук “Авангард” һәм “Ямбулат” белән фермер хуҗалыклары кертте. Бозау алу шул дәрәҗәдә калды. Былтыр барлыгы 8105 бозау туды.

Терлекчелек продукциясе җитештерүдә  алга китеш бар. 2019 елда район буенча тулаем 324528 центнер сөт савып алынды. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 2361 центнерга күбрәк, ягъни 108 процент тәшкил итә. Хуҗалыклардан монда “Умная ферма”, “Авангард”, “Ямбулат”, “АгроНур”, “Коммуна”, Миләүшә Гайнетдинова, Алексей Кубайкин, Петр Лапшин фермер хуҗалыклары аеруча яхшы эшләделәр. Һәр сыердан алынган уртача савым 5119 килограмм тәшкил итте. Бу алдагы елның отчет чоры белән чагыштырганда 343 килограммга күбрәк.

Сыерларның сөтлелеге буенча хуҗалыклар арасында “Ямбулат”, “Коммуна”  һәм “Авангард”, фермерлардан  Петр Лапшин, Илнур Гайнетдинов һәм Миләүшә Гайнетдинова лидерлар.

Үткән елда барлыгы 204471 центнер ит җитештерелде. Бу алдагы елга караганда 103 процентка тиң. Аерым алганда, сыер ите хәстәрләү 99, дуңгыз ите җитештерү 104 процент булды. Соңгысы “Авангард” өлеше булса, сыер ите җитештерүдә  “Коммуна”, “АгроНур”, “Авангард” , Алексей Кубайкин, Миләүшә Гайнетдинова, Петр Лапшин, Алмаз Заһидуллин аеруча нәтиҗәле эшләгәннәр.

Отчет чорында мөгезле эре терлекләрнең һәрберсен-нән уртача 739 грамм тәүлеклек уртача үсеш алынган. Монда иң зур күрсәткеч “Авангард” агрофирмасында. Ул 881 граммга тиң. “АгроНур”да әлеге сан 845 грамм тәшкил итә.  Шулай ук “Коммуна”, “Умная ферма”, “Ямбулат” бу өлкәдә нәтиҗәле эшләүчеләрдән. “Авангард” агрофирмасында дуңгызлардан 705 грамм тәүлеклек үсеш алынган.

Малларның сакланышы өлкәсендә дә алга китеш бар. Былтыр мөгезле эре терлекләрнең үлемен 116 башка киметүгә ирешелгән.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International