Шәхесне раслаучы документны дәүләт порталы аша алыштыру җайлы – чират та юк, ташлама да бирелә.
Район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе хәбәр итүенчә, паспортны үз вакытында алмаштырмаган өчен 2 мең сумнан 3 мең сумга кадәр штраф яный. Мондый күңелсез хәл булмасын өчен 20 һәм 45 яшьтән узучылар озакка сузмыйча www.gosuslugi.ru электрон адресы буенча кереп, паспорт алыштыруга заявка калдыра алалар. Болай эшләгәндә бүлекчәдә чиратта да тормыйсың, өстәвенә дәүләт пошлинасы түләүләренә 30 процент ташлама да бирелә.
Портал аша чит ил паспортын да алыштыру очсызга төшә. Өлкән кешеләргә 5 мең сум урынына 3500 сум, 14 яшькә кадәргеләргә 2500 сум урынына 1750 сум гына түләү каралган.
Сүз уңаеннан, узган ел портал аша 400 кеше Россия, 1154се чит ил паспорты алыштырган.
Барлык сораулар буенча Буа шәһәре, Яшел урам, 48 номерлы йорт адресы буенча район миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Биредәге белгечләр түбәндәге график буенча кабул итәләр: сишәмбе көнне 9дан 16 сәгатькәчә, чәршәмбе, җомга көннәрендә 9дан 15 сәгатькәчә, шимбә көнне 9дан 12 сәгатькәчә эшлиләр.