Премия һәм махсус стипендия

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Районның “Форпост – Правопорядок” формированиеләр үзәге йомгаклау слетыннан күпсанлы бүләкләр алып кайттылар.

Үзәк еллык эш нәтиҗә-ләре буенча отряд “Җәмә-гатьчелек тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләренең иң яхшы үзәге” исеменә бәйгедә беренче урынга лаек булды. Аның җи-тәкчесе Резида Мостафина яшьләр сәясәте үсешенә аеруча зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Яшьләр ми-нистрлыгының Мактау грамотасы белән бүләк-ләнде. 10 активистка республика үзәгенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. 2002 елда оешкан, бүген өч яшьләр, бер эшчеләр отрядында 500гә якын кешене  берләштерүче үзәк-нең  ел күрсәткечләре буенча да, төрле спартакиадаларда, бәйгеләрдә көчләрен сынап та яулаган җиңүләре күп. Ә менә район “Форпост”ы тарихында беренче тапкыр ветеринария техникумының “Газ җиһазларын һәм газ белән тәэмин итү системаларын монтажлау һәм эксплуатацияләү” бүле-генең 3 курс студенты Илназ Абделнасыйров С. З. Япеев исемендәге сти-пендиягә, “Хокук саклау эшчәнлеге” бүлегенең шулай ук 3 курсында белем алучы Гүзәл Куляева, Р. Х. Моратов исемендәге премиягә лаек булдылар. Республиканың эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннар Советы тарафыннан билгеләнгән генерал-лейтенант ТАССРның  элеккеге Эчке эшләр министры, Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Япеев исемендәге стипендия ел дәвамында яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалауда һәм җәмәгатьчелек тәртибен саклауны тәэмин итүдә активлык күрсәткән 9 иң яхшы студентка, подпол-ковник Рифат Моратов исемендәге премия берәр эчке эшләр органы хез-мәткәренә һәм студентка тапшырыла. Әлеге бүләк-ләргә лаек булган буалы ике студент та беренче курстан форпостчылар сафында. Илназ инде беренче чыныгуларны Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә МЧС сыйныфында, аннан юнармияче буларак алган. 11 ел футбол белән шөгыльләнүе дә аңа һәрвакыт “хәрби әзерлектә” булырга яр-дәм итә. Аны 2017 елда “Форпост”ның ветеринария техникумы отряды командиры итеп сайлыйлар. Аның команда составында да, аерым бәйгеләрдә дә җиңүләре бихисап. Гүзәл Югары Лашчы төп гомуми белем бирү мәктәбе чыгарылы-шы. Ул анда укыганда ук үзен чаңгы, җиңел атлетика ярышларында көчле спортчы буларак танытты. Студент булгач әлеге һәм башка төр ярышларда җиңүләрен ишәйтә бара. Илназ да, Гүзәл дә форпостчылар буларак төп эшчәнлекләре – җәмә-гатьчелек тәртибен саклау активлыклары өчен дә күп тапкырлар Республика һәм район дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International