Чыгарылыш сыйныфлар укучылары өчен сынаулар чоры якынлаша. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, тугызынчыларны төп дәүләт имтиханнарында һәр предмет буенча “яңалыклар” көтә.
Аерым алганда, рус телендә биремнәр саны 15тән 9га кадәр кимегән. Беренче биремдә чыгарылышларга кыска текст тыңлап, аның буенча 70тән дә ким булмаган сүзле изложение язарга туры киләчәк. Текстлар исә төрле жанрдан, мәсәлән, юл язмалары, очерк, рецензия, көндәлек булырга мөмкин. Икенче блокта рус теленең төрле бүлекләрен белү дәрәҗәсе тикшереләчәк. 2нче-5нче биремнәрдә орфографик, пунктуация, грамматик анализлар ясарга кирәк булачак. 6нчы-8нче биремнәр, мәсәлән, эчтәлекне аңлау дәрәҗәсен, сәнгатьлелек чараларын тануны тикшерүгә юнәлтелгән. Өченче өлеш – инша-фикерләү – шул килеш кала.
Математика буенча имтиханга бердәм сюжетка бер-ләштерелгән гамәли юнәлешле биремнәр блогы кертелгән.
Җәмгыять белемендә биремнәр саны 31дән 24кә кадәр киметелгән. Таблица белән бер, җентекле җавап белән өч бирем өстәлгән. Алар арасында финанс грамоталылыгына һәм статистика мәгълүматын анализлауга мәсьәлә дә бар.
Чит телләрдән, һәрвакыттагыча, инглиз, немец, француз һәм испан телләре буенча имтихан бирергә мөмкин. Аларда “Уку” бүлегендә 9 номерлы бирем үзгәртелгән: укучыларга дөрес мәгълүматны табып, бирелгән сорауга җавапның тәкъдим ителгән алты текстның кайсысында булуын ачыкларга кирәк. Туры килүне билгеләүгә биремнәр буенча текстлар күләме киметелгән һәм мондый биремнәр саны да 7гә генә калдырылган.
Тарих фәнендә тарихи карта белән эшләүгә яңа биремнәр кертелгән, тарихи мәгълүматларның визуаль чыганаклары белән эшләү белән бәйле биремнәр саны арткан, мәдәният тарихына аерым блок бүленгән.
Рус әдәбияты буенча сайлау буенча иншаның өстәмә темасы кертелгән. Иншаның күләме 200 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Географиядә кайбер биремнәрнең эзлеклелеге һәм язу формасы үзгәргән. Географик эчтәлекле текст белән эшләү осталыгын тикшерү максатында өч биремнән торган мини-текст кертелгән. Демоверсиядә анализ өчен текст – арктика җир тирәли экспедициясе.
Биология буенча имтиханда биремнәр саны 32дән 30га калган. 30 номерлы бирем нык эшкәртелгән.
Химия фәнендә җавапларны сайлап алу белән бәйле һәм туры килүне билгеләүгә юнәлтелгән биремнәр өлеше арткан. Текстлы мәгълүмат белән эшләүне тик-шерүгә бирем өстәлгән. Әмма иң мөһиме – мәҗбүри эшләнергә тиешле гамәли өлеш – химик эксперимент өстәлгән. 23 номерлы биремдә тәкъдим ителгән исемлектән ике матдәне сайлап алып, алар белән реакцияләрнең ике тигезләмәсен төзергә кирәк. 24 номерлы бирем әлеге реакцияләрне төзелгән тигезлә-мәләр белән үткәрүне күздә тота.
Информатикада биремнәр саны 15кә калган. Әмма компьютерда эшләү күләме арткан. Өч яңа бирем – текст редакторы яисә операция системасы ярдәме белән мәгълүмат эзләү (11нче бирем), файл системасы каталогларын анализлау (12нче бирем), презентация яки текстлы документ ясау (13нче бирем) – барлыкка килгән.
Физикада эш структурасы үзгәргән, биремнәр саны бергә кимеп, 25кә калган. Җентекле җавап таләп ител-гән биремнәр исәбе күбәйгән. Законнарны һәм формулаларны тануга, физик күренешләрне һәм процессларны аңлата белүне тикшерүгә юнәлтелгән яңа модельләр барлыкка килгән.
Быел да укучылар мәҗбүри рәвештә рус теле белән математикадан һәм сайлау буенча ике предметтан төп дәүләт имтиханнары тапшырырга тиеш булачаклар. Аларны 1 мартка кадәр сайлау таләп ителә. Ә 12 февральдә тугызынчыларны йомгаклау әңгәмәсе көтә. Аннан “зачет” имтиханнарга юллама бирә.
(Тулырак - Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм белем бирү сыйфаты мониторингының республика үзәге сайтында)