Буа театры Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” спектаклен сәхнәләштерергә җыена. Әсәр шунысы белән үзенчәлекле - анда безнең районның Адав-Толымбай авылы халкының сугыш елларындагы фидакарь хезмәте тасвирлана.
Спектакльнең төп герое Фатыйма Вилданова шушы авыл кызы – бригадир. Адав-Толымбайда әле бүген дә драматург Мирсәй Әмирнең авылга килүен, кайсы йортта яшәвен, беренче спектакльнең сәхнәгә куелуын һәм Фатыйма апа турында хәтерләүчеләр бар.
Фатыйма Вильданова үзен үзе уйнаган
Адав-Толымбай авылында “Тормыш җыры” язылу тарихын өлкән коллегабыз Мөнир ага Борһанов та беркадәр хәтерли булып чыкты. Ул вакытта аңа 11-12 яшьләр була. Өйдә авылга Казаннан язучы килүе, аның Ибраһим ага Садриев йортында яшәве, бригадир Фатыйма Вильданова турында язуы хакында берничә атна сөйләгәннәр. Беркүпмедән соң “Тормыш җыры”н авыл клубы сәхнәсендә куюларын да хәтерли Мөнир абый. Баш рольдә Фатыйма Вильданова үзе уйный, ә Басыйрны - ире Мансур Сәлахиев.
Авылда Фатыйма Вильданова үскән йортны киленнәре Гүзәл Бәдретдинова күрсәтте. Бүген ул нигездә аның ир туганының оныгы Индус Вильданов яши. Соңрак Фатыйма апа Үзбәкстанның Алмалык шәһәренә күченеп китеп, ире Зәкәрия белән шунда гомер иткәннәр.
- Җәй саен кайтып йөриләр иде. Кайткан саен авылны, туганнарны бик сагынам, дип сөйләде. Алар кайткач туганнар бергә җыелды, берсен дә күрмичә китмим, дия иде. Мәрхүмә гомере буе үзе хезмәт куйган колхоз белән кызыксынып яшәде, - ди Гүзәл апа.
Декорацияне Илгиз Вильданов ясый
Буа театрында бүген “Тормыш җыры”н сәхнәгә куярга әзерләнәләр. “Фатыйма арышлары” җырын кабатлыйлар. Спектакльнең режиссеры Тимур Кулов әсәрнең көчле килеп чыгасына ишарәли. Чөнки монда аны тагын да тәэсирле итүче детальләр бар. Беренчедән, сугыш темасы һәркемгә якын, икенчедән режиссер Адав-Толымбайда шул елларны хәтерләгән кешеләр белән очрашып, аларның уй-кичерешләрен дә өйрәнүен әйтә.
Театр җанатары, Фатыйма Вильданованы күреп үскән Фәрит Садриев та спектакльгә һәр нечкәлекне исәпкә алып әзерләнүләре турында сөйләде. Бу спектакль тамашачының күңеленә үтеп керергә, тетрәндерергә тиеш, дип саный ул. Сәхнәдә - иген басуы, кыр станы, урак өсте, көймә тарткан аналар, чабаталы хатын-кызлар, сугыш һәм һичшиксез икмәкнең тиңсез хикмәт булуына дан җырлау.
Фәрит абый тагын бер кызыклы мәгълүмат җиткерде - спектакльне чыгаруда Фатыйма Вильданованың ир туганының улы да катнаша. Илгиз Вильданов декорация өчен тимердән детальләр эретеп ябыштыра. Ул якташларының “Тормыш җыры” спектаклен сәхнәгә куячакларын белгәч, сөенүен әйтә. Казанда милли музейда апасының батыр хезмәтенә багышланган аерым почмак булуы, анда үзенең дә бала-чактагы фотолары куелуы турында сөйләде.
- Үзем эшлим, ә колагымда аның сөйләгәннәре. Һәр елны җәен ике-өч ай авылда яшәп китәләр иде. Аның ничек итеп кырда урак урганнарын, көлтә бәйләгәннәрен, ат белән тирмәнгә ашлык ташыганнары турында сөйләгәннәре бер онытылмый. СССР таркалгач, аралар өзелде. Аның вафатын ишеткәч, Тольятти шәһәрендә яшәүче туганнарыбыз Алмалыкка барып, шунда җирләп кайттылар, дип сөйли ул.
Артистлар спектакль Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан сәхнәгә чыгачак, дип әйттеләр. Түземсезлек белән көтәбез.