Кичә һәм бүген 1 нче зона-эзләү отряды хезмәткәрләре Кыят авылы янындагы Кече елгада бозның куркынычсызлыгын тикшерәләр.
Авыл җирлеге башлыгы Евгения Коршунова сүзләренә караганда, анда 18-19 гыйнвар төнендә су коеначаклар. Үлчәү нәтиҗәләре боз калынлыгының 30 сантиметр тәшкил итүен күрсәтте. Боз өстендә 5 сантиметр калынлыкта кар катламы ята. Коткаручы Владимир Вишняков сүзләренә караганда, көндез уңай температура тора. Кагыйдәләр буенча, бозга чыгу боз калынлыгы 15 сантиметр булса, рөхсәт ителә. Әмма кешеләрнең күпләп җыелуы куркыныч тудыра. Коткаручылар бәкеләр янында сак булырга өндәделәр,чөнки боз калынлыгы һәркайда төрле. Бәйрәмдә коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләре кизү торачак.