Буада Качмануга дүрт урында чумарга мөмкин булачак.

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

18-19 гыйнвар төнендә православие дине вәкилләре Крещение (Качману) бәйрәмен бәйрәм итәчәкләр.

Авыл җирлекләреннән алынган мәгълүматларга караганда, районда коену урыны дүрт урында – Зур Фролово авылы янындагы чишмәдә, Кыят, Ырыңгы һәм Әлши авылларында булачак. Троицк приходы настоятеле протоиерей Иоанн Ткачук сүзләренә караганда, Кыят авылында суны изгеләндерү 18 гыйнварда 12.00 сәгатькә, Зур Фроловода – 12.00 сәгатьтә, Ырынгыда – 10.00 сәгатькә билгеләнгән.

Гадәттәге чаралар вакытында гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан буалыларга  йола чараларын  үткәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында исегезгә төшерәбез.

Тыела::

- Якын-тирәдә коткару һәм медицина хезмәтләре вәкилләреннән башка су коенырга;

- Боздан чумарга;

- Купельне пычратырга;

- Исерек хәлдә коенырга;

- Үзең белән хайваннарны алып килергә;

- Транспортта коену урынына якын  килергә.

Шулай ук коену алдыннан түбәндәге кагыйдәләрне үтәү бик мөһим:

- Алдан тәнне  җылытырга ,  йөгереш ясарга кирәк.

- Чуму урынына ашыкмыйча, уңайлы аяк киеме белән килергә.

- Суга төшерү өчен баскыч тотрыклы булырга тиеш, ә иминиятләү өчен суга калын аркан салдырырга кирәк.

- Баш мие кан тамырларының тараюын булдырмас өчен, баш белән чуммаска киңәш итәләр..

- Бәкедә бер минуттан артык  булырга кирәкми, тиз арада тиешле тирәнлеккә чумыгыз һәм еш сулыш алудан курыкмагыз – бу нормаль күренеш.

- Иммунитетны ныгыту өчен һәм тәнне туңдырмас өчен алдан  кайнар чәй эчәргә киңәш ителә.

Шулай ук кышкы йөзү  борын-тамак, йөрәк-кан тамырлары системасы, үзәк һәм периферик нерв системасы, эндокрин системасы авырулары булган кешеләргә, шулай ук күрү, сулыш, сидек системасы, ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан интеккән гражданнарга ярамый.

Качману сезгә сәламәтлек һәм иминлек алып килсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International