Бүген районда «Ел укытучысы-2020» һөнәри бәйгесенең муниципаль этабының финал туры тәмамланды.
Финалга чыккан 30 педагогның 8е мастер-класс күрсәтте. Зона этабына чыгу өчен Протопопово мәктәбенең география укытучысы Андрей Андреев, М.Вахитов исемендәге гимназиянең математика укытучысы Айсылу Бәдертдинова, Кыят, Яңа Чәчкап, 5 нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучылары Ирина Никитина, Наилә Бикмуллина, Эльмира Җамалиева, Әлши мәктәбенең информатика укытучысы Нина Герасимова, Күл Черкене мәктәбенең рус теле укытучылары Валентина Кириллова һәм Фәния Әхмәтҗанова көч сынашты.
Зона турына Буа районынан үтүче ике укытучы соңрак билгеле булачак.