Бүген 2020 елның беренче пары язылышты

2020 елның 18 гыйнвары, шимбә

Бүген Буа районының 2020 елның беренче пары- Иске Борындык авылыннан Артем Васильев һәм Елена Нягукованың  шәһәрнең ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә никах теркәлде. Бәхетле яшь парларны зур һәм шатлыклы вакыйга белән котларга район җитәкчесе Ранис Камартдинов килде.

«Сезнең гаиләгез  мөһим вакыйгалар белән истәлекле елга туры килде. Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Сез юбилей елында никахыгызны теркәгән районның беренче пары булдыгыз. Сезне законлы никахка керүегез белән котлыйм һәм озак, бәхетле гомер телим, еллар узгач сезнең мәхәббәтегез барлык сынауларга түзсен һәм вакытлар узу белән тагын да ныгысын»,- дип мөрәҗәгать итте Ранис Рафис улы яшь парларга һәм ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә истәлекле билге һәм бүләк тапшырды. Котлау сүзләренә яшь парның әти-әниләре, якыннары һәм дуслары да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International