«Нәтиҗәле ата-ана мәктәбе» - социаль үзәктә эшләүче юнәлеш

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары « Нәтиҗәле ата-ана мәктәбе» программасы буенча «баланы ничек бар шулай  кабул итү» дигән темага төркемле дәрес үткәрделәр.  Дәреснең максаты-ата-аналарда балага карата адекват позиция формалаштыру.

        Белгечләр тарафыннан баланың нормаль үсешенә йогынты ясый торган фундаменталь кеше ихтыяҗларының роле турында лекция укылды. Шулай ук ата-аналар белән балалар мөмкинлекләре һәм ихтыяҗлары турында   берничә психологик күнегүләр үткәрелде.

          Соңыннан барлык ата-аналарга «Бала белән ничек аралашырга» дигән темага белешмәлекләр таратылды.  Психологлар ата-аналарны баланың шәхесен формалаштыруда мөһим ролен аңлауга һәм тәрбиянең төгәл чикләрен һәм принципларын аера белүгә юнәлдерергә тырыштылар.

           Мондый чаралар ата-аналарга актив хезмәттәшлек итәргә һәм балалар белән тыгыз элемтә урнаштырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International