Татарстанның 100 легендар бренды өчен тавыш бирү башланды

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» масштаблы проектында тавыш бирү башланды. Проект ТАССРның 100 еллыгына багышланган, дип хәбәр итә "Татар-информ" матбугат агентлыгы.

21 февральгә кадәр теләгән һәркем легендар бренд өчен тавыш бирә ала. Үз фикереңчә, легендар дип санаган брендка тавышны сылтама буенча бирергә мөмкин.

Республиканың гасырлык тарихын билгеләүче 100 әйдәп баручы брендны тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ачыклаячаклар. Проект аларның ничек төзелүләре һәм үсүләре турында сөйләячәк, дөнья һәм Бөтенроссия базарларына чыккан кешеләр генә түгел, ә җирле, район һәм барлык өлкәләрдәге: сәнәгать, сәүдә, элемтә, транспорт, авыл хуҗалыгы, спорт, массакүләм мәгълүмат чаралары һ.б. өлкәләргә кагылачак.

Ноябрь-декабрь айларында татарстанлылар проект өчен брендлар тәкъдим итә алдылар, тавыш бирү үзе 21 февральгә кадәр узачак. Легендар брендларны 16 тармак буенча билгеләячәкләр, 57 җиңүчене сайлаячаклар.

Калган 43-се Татарстанның һәр районында сайлаячаклар — тавыш бирү 1 марттан 31 мартка кадәр узачак. Бу этапта катнашу өчен гаризаларны 23 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International