Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Буа муниципаль районында булды. Аның сәфәренең төп максаты-2019 елда министрлык карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгаклары буенча киңәшмә үткәрү һәм 2020 елга бурычлар кую, шулай ук 2019 ел өчен күмәк шартнамәләрнең үтәлешен карау һәм 2020 елга шартнамәләр төзү яки озайту иде.
Киңәшмә башланыр алдыннан Равил Кузюров Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов белән очрашты. Очрашу кысаларында алар урман хуҗалыгын үстерү, урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Аннары район башкарма комитетының киңәшмәләр залында «Буа урманчылыгы» һәм «Буа урман хуҗалыгы» оешмалары хезмәткәрләре катнашында йомгаклау киңәшмәсе узды, анда 2019 елда башкарылган эшләр турында җитәкче -урманчы Илнар Гатауллин чыгыш ясады.
Равил Әфраимович ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Шул ук вакытта күрше районнардагы хуҗалыклар тәҗрибәсен активрак кулланырга, кооперативларны оештыруга аеруча игътибар итәргә чакырды, урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау буенча административ эшнең мөһимлеген ассызыклады. "1 мартка кадәр урман фонды янындагы җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм файдаланучыларына янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмау турында кисәтүләр тарату буенча эш алып барырга кирәк", - дип билгеләп үтте ул. Шулай ук ул тармак учреждениеләре алдына агымдагы елга куелган бурычларны билгеләде, тармак хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыру темасы да кузгатты.