Авыл китапханәсендә «Боерган авылы документларда һәм фотосурәтләрдә» дип исемләнгән тарихи сәгать узды

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Боерган урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары авыл китапханәсенә  ил, республика, авылның тарихи үткәне белән танышу өчен  Боерган авылы документларда һәм фотосурәтләрдә " дип исемләнгән тарихи сәгатькә килделәр. Китапханәче балаларга 1920-2020 еллар аралыгында кече Ватаныбызда булган вакыйгалар турында сөйләде. Укучылар диварга эленгән тарихи фотосурәтләрне җентекләп, зур кызыксыну белән  карады. Сөйләшелгән истәлекләрне хәтердә калдырып, яшь буынга әлеге тема буенча бай эчтәлекле презентация дә тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International