2019 елда Татарстанда үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча, ике дәүләт телендә рәсмиләштерелгән урам күрсәткечләренең өлеше 100% тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышында Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Владимир Кудряшов хәбәр итте. Киңәшмәне республика Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин уздырды.
"2019 ел нәтиҗәләре буенча, муниципаль берәмлекләр тәкъдим иткән мәгълүмат нигезендә, ике дәүләт телендә рәсмиләштерелгән урам күрсәткечләренең өлеше 100% тәшкил итте. Ел дәвамында дүрт район — Чистай, Менделеевск, Ютазы, Актаныш районнары буенча динамиканың югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәсем килә. Ел нәтиҗәләре буенча алар барысы да йөз процент күрсәткечләргә иреште», — дип искәртте «Татар-информ» матбугат агентлыгы Владимир Кудряшов чыгышын.
Шулай ук ул декабрь аенда үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча тугыз районда туры килмәү очраклары ачыкланды, дип өстәде. Шуңа бәйле рәвештә районнарга урыннарда тиешле эш башкарырга кушты.
Буа районында бу юнәлеш буенча зур эш башкарылды. Узган ел район башкарма комитетының административ хокук бозулар буенча комиссиясе тикшерүе күпчелек хокук бозуларның эшмәкәрлек объектларына туры килүен күрсәтте. Бу объектларда ике дәүләт телендә мәгълүмат юк иде. Комиссиянең актив эше нәтиҗәсендә аларның күбесендә бу җитешсезлекләр бетерелде.