Татарстанда җир законнарын бозучыларга 15 миллион сумнан артык штраф салынды

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторлары тарафыннан җир законнарын үтәү буенча 9 меңнән артык тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча җир законнарын бозуның 8 мең  ярым очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта ачыклану күрсәткече элеккечә югары дәрәҗәдә кала бирә. Шулай ук җир законнарын бозу очракларын бетерү күрсәткече дә югары дәрәҗәдә саклана -98% тан артык.

Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Аркадий Белкин аңлатканча, Татарстан Росреестры гражданнарга тикшерү чаралары башында ук җир законнарын бозуларны бетерү мөмкинлеген бирергә тырыша. Бу очракларда хокук бозучыларга карата штраф санкцияләре кулланылмый.

2019 елда җир законнарын бозучыларга барлыгы 115 миллион сумнан артык штраф санкцияләре салынган.

Игътибарга

Җир законнары өлкәсендәге хокукларыгыз бозыла дип санасагыз, сез Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә (Казан, Авангард ур., 74, 7 нче подъезд, тел. (843) 255-25-22) мөрәҗәгать итә аласыз.  Территориаль бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Структура» - «территориаль бүлекләр» бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International