Чираттагы «эшлекле дүшәмбе»: нәтиҗәләр һәм бурычлар

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов шәһәр һәм район предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләрен  беренче гомумшәһәр планеркасына  җыйды. «Эшлекле дүшәмбе»дә район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, алдагы  көннәргә бурычларны билгеләделәр.

 «Эшлекле дүшәмбе»не  традицияне дәвам итеп бүләкләү тантанасыннан башладылар. Үз хезмәтләрен нәтиҗәле башкаручыларны барлаганнан соң,   Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа муниципаль районы буенча бүлеге начальнигы Ринат Хәсәновның Буа районындагы һәм Буа шәһәрендәге оператив хәлләр турындагы чыгышы тыңланды. Район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев  үзара салым акчаларын җыю буенча эшне оештыру турында мәгълүмат бирде. Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев шәһәрнең Яңа ел бизәлешенә йомгак ясады һәм инде киләсе 2021 елга шәһәрне бәйрәмчә бизәү планнары белән уртаклашты.

Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты җитәкчесе Рәзинә Хисаметдинова һәм «Буа машина төзелеше заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш инженеры Олег Фомин 2019 елгы эшкә йомгак ясадылар һәм 2020 елга куелган максатлар турында сөйләделәр.

Киңәшмә барышында шулай ук «Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе» МКУ башлыгы Евгений Илюшин район җитәкчеләре алдында «Буа муниципаль районы территориясендә спорт үсеше һәм бюджеттан тыш керемнәрне арттыру эшчәнлеге турында»гы доклады белән чыгыш ясады.  "Финанс-бюджет палатасы" МКУ рәисе Азат Әюпов Буа муниципаль районы территориясендә авыл һәм шәһәр буенча салымнар җыю турындагы саннарны атады, мәгълүмат бирде. «Буа урман хуҗалыгы» учреждениесе директоры Сергей Кириллов урман янгыннары барлыкка килүне кисәтүгә юнәлтелгән чаралар комплексы белән таныштырды.

«Эшлекле дүшәмбе»нең яңалыгы  -   бүгенге чара барышында Ранис Рафис улы Россия Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  Баш идарәсенең 8 нче отряд Федераль янгын сүндерү хезмәтенең 111 Янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең яңа башлыгын тәкъдим итте. Әлеге хезмәтне Буада  хәзер Садыйков Нияз Илшат улы алып барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International