Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Закон һәм кыйммәтләр» программасы буенча «Балигъ булмаганнарның хокукый җаваплылыгы»темасына төркемле дәресләр үткәрделәр. Чаралар Кайбыч һәм Кыят урта гомуми белем бирү мәктәпләренең социаль участокларында узды.
Чараның максаты - балаларның үз гамәлләре өчен хокукый грамоталылыгын һәм җаваплылыгын арттыру, яшүсмерләрдә булган хокук бозулар өчен җаваплылык турындагы күзаллауларны актуальләштерү.
Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгы нинди еллардан башлана һәм төрле җинаятьләр кылган өчен нинди җәза кулланылуы аңлатылды бу әңгәмәдә. Очрашуда алган белемнәрен балалар «Балигъ булмаган балалар хокукый җаваплылыкка тартыламы?» дигән дискуссия барышында ныгыттылар. Чара ахырында «яшүсмерләр арасында хокук бозулар өчен җаваплылык» дигән социаль ролик күрсәтелде. Балалар бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белән таныштылар һәм әлеге тематика буенча белешмәлекләр алдылар.
Әлеге чараларны башка мәктәпләрдә дә системалы уздыру районыбыз яшьләре арасында хокукый җаваплылыкны тоюны арттырыр иде дигән уйда калабыз.