“Ана капиталы”ына йорт килде, ә өч балалы әнигә бирелүче 100 мең сумны автомобиль сатып алганда кушып җибәрделәр Зур Боерган авылында яшәүче Ольга һәм Олег Бутылкиннар. Шул рәвешле ике елда яшь гаилә “түбәле“ дә, машиналы да булды. Барысына да “Демография” милли проекты кысаларында бирелүче дәүләт ярдәме булышты.
Ир белән хатын икесе дә Боерганнан, күп балалалы гаиләләрдә туып-үскән-нәр. Үзләре дә “планканы” төшерергә җыенмыйлар - беренче уллары Матвейга – 8, Анастасияга – 1 яшь тә 8 ай, кечкенә Арсентийга – 7 ай.
– Олег белән очрашып йөргәндә үк үз йортыбыз турында хыялландык. Өй-ләнешкәч, каенана белән бергә яшәдек. Настя тугач, ана капиталына авылдан өй сатып алдык, - диде Ольга Николаевна.
Аннан калган акча пластик тәрәзәләр куйдырырга да җиткән. Шуннан бирле яшь гаиләнең төзекләндерү эшеннән туктаганы юк – күптән тү-гел генә капка ясатканнар, өй эченә яңа җиһазлар алганнар, су керткәннәр, канализация системасын көйләгәннәр.
- Узган елның 31 июлендә, минем туган көнемдә күчендек. Ике бәйрәм бергә булды. Сөенүебезне күрсәгез! Ана капиталы акчасы булмаса, без йорт сатып ала алмый идек. Мин декрет ялында утырам, ирем юл хезмәткәре, аның хезмәт хакына яшибез, – дип шатланып сөй-ләде ана.
Дәүләт тагын бер бүләк ясаган Бутылкиннарга – авыл җирендә даими яшәп, эшләп, өченче баласын алып кайтучы аналарга бер тапкыр бирелә торган 100 мең сум акчаны да күчергәннәр. Анысын автомобиль сатып ал-ганда беренче кертемгә тотабыз, дип алдан сөй-ләшеп куйган ир белән хатын, шулай эшләгәннәр дә. Калган машина бәясен кредитка алган акча белән түләгәннәр. Шулай итеп яңа “Лада Приора”лы да булганнар.
– Еш кына район дәваха-нәсенә барырга туры ки-лә. Өч бала белән такси яллау кыйммәткә төшә, автобусны көтеп торырга авыр. Бигрәк тә кышын. Безнең өчен гаилә автомобиле бик кирәк иде, - диде Ольга Бутылкина.
Бала үз ризыгы белән туа, күбәү булудан курыкмагыз, дип киңәш итәләр Бутылкиннар. Яшь гаиләләрне дәүләт тә ярдәменнән ташламый, диләр.
Сүз уңаеннан, узган ел районда 117 гаиләгә ана капиталына сертификат бирелгән, авыл җирендә яшәүче 15 әни бер тапкыр бирелүче 100 мең сум ак-ча алган.