Декабрь аен кара җир белән үткәреп, яңа елга ап-ак кар белән кердек, дип шатланырга өлгермәдек, гыйнвар уртасына ул инде эреп бетә язды. Моңа һава температурасының плюс 3-4 градуска кадәр җылынуы өстенә яңгыр яву да сәбәпче булды. Синоптиклар исә гыйнвар ахырына кадәр җылы булачак, берникадәр суыклар февраль аенда гына көтелә, дип фаразлый.
Уҗымнар сынауны уза алырмы?
Кар бит иң элек үсемлекләр, бигрәк тә уҗымнар уңышлы кышласын өчен кирәк.
– Алдагы елда дым булмау аркасында уҗымнар тишелмәде, язын аларның мәйданнарын 100 процент диярлек кабат чәчтек. Былтыр исә, һава торышы көзге культуралар чәчү өчен уңай килде, алар бик әйбәт тишелеп, үсеп калдылар. Тикшерүләр үсемлекләрнең кышка 28-34 процент шикәр туплап керүен күрсәтте. Бу бик яхшы күрсәткеч. Әмма аларны тагын сынау көтә булып чыкты, – ди “Авангард” агрофирмасы баш агрономы Хәмит Гыйматдинов. Аның әйтүенчә, кышкы йокыда булган үсентеләр һава торышы көйсезлегенә бүген әле аптырамый. “Тунсыз” калган уҗымнар өчен иң куркынычы һава температурасы кинәт түбән төшкән очракта булачак. Монда туфрак, үсемлекләр боз белән капланачак һәм уҗымнар кислород кермәү аркасында сулый алмаудан һәлак булачак, икенче яктан, тамырлары да өзелергә мөмкин. Исән калуга өмет – алдан кар явып, температура өзлекле рәвештә түбәнәю шартларында гына.
– Агрофирма буенча көзге бодайны 6881 гектарда чәчтек. Орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык буларак, үзебездә кабат чәчү ихтималына җитәрлек чәчүлек материал бар. ГОСТ таләпләренә җавап бирүче 3400 тонна орлык хәтта район хуҗалыкларын тәэмин итәргә дә җитәчәк. Әмма бу, билгеле, без планлаштырган нәтиҗә түгел. Кабат чәчү, беренчедән, өстәмә чыгымнар таләп итәчәк. Аннан, яз ничек килә бит әле. Барлык кырлар бер үк вакытта өлгереп, корыга калу ихтималы да юк түгел, – ди агроном.
“Авангард” язгы чәчүгә әзер
Агрофирмада иң пошаманга салганы шул уҗымнар торышы гына. Ә менә эшне оештыруга килгәндә, бүгеннән чәчүгә чыгып китә алалар. Генераль директорның беренче урынбасары Расыйх Яфизов әйтүенчә, барлык туфрак эшкәртү, чәчү агрегатлары көзеннән төзекләндерелгән, бүген соңгыларын чәчү нормасына көйләү бара. Шулай ук агрофирмада булган 83 трактор да төзек, алар ике сменада эшләү өчен икешәр механизатор белән комплектлаштырылган. Механизаторлар бүген комбайннарны ремонтлау белән мәшгуль.
– Язгы кыр эшләре башлану белән, алар кырга чыгып китәчәк. Аннан күбесе комбайннарга күчеп утырачак. Шуңа да уракта катнашачак техниканы да кышыннан әзерлибез, – ди Расыйх Әмирҗанович. Кайбыч машина-трактор паркында моның өчен барлык шартлар тудырылган: ремонтчылар җылы гаражда эшлиләр, запас частьләргә кытлык юк.
Агрофирмада язгы чәчүне башкарып чыгарга җитәрлек ашламаны да ташып куйганнар.
– Көзеннән уҗым культуралары астына, шикәр чөгендере, соя, кукуруза чәчеләчәк мәйданнарга 2000 тонна тирәсе ашлама керттек. Быел 75 миллион сумлык 4500 тоннадан күбрәк төрле ашлама кайтарылды. Әлеге күләм язгы чәчү эшләрен башкарып чыгарга җитә. Бүгенге көнгә ашламалар бер гектар чәчү җиренә 125 килограмм тәэсир итүчән матдә исәбеннән тупланса, аерым культуралар өчен булганнары белән әлеге сан 130-135 килограммга җитәр, дип планлаштырыла. Шулай ук орлык агулау, үсемлекләрне саклау чаралары өчен дә 62 миллион сум акча түләп куелган, – ди Расыйх Әмирҗанович. Агрофирмада ел саен техника да яңартыла. Якын көннәрдә 8 трактор, 4 бөртек җыю комбайны, бер чәчү комплексы һәм башка җир эшкәртү агрегатлары кайтып җитәчәк.