Беренчеләрнең берсе:буалы тәүге кат орлыкка кукуруз урдырды

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Буадан Рамил Нуруллин республикада беренчеләрдән кукурузны бөртеккә суктырган комбайнчы. Әлеге вакыйга 1992 елда Лаеш районында республика күләмендә узган авыл хуҗалыгы семинарында була.

Ул вакытта Рамил Нуруллин Буа  “Сельхозтехника”сында эшли. Ә моңарчы үзен белгәннән бирле җир, техника белән әвәрә килгән егет, үзе теләп авыл хуҗалыгы өлкәсендә белем ала. Үсмер вакыттан ук әнисенең абыйсы белән “тимер атка” утырып үскән малай трактор, комбайннар күргәч, үзен алар янына барудан тыя алмый башлый. Оешмага чәчү, урак вакытында хуҗалыкларга булышу өчен, техника кайтарыла, “Мехотряд” оеша. Бер “ДОН” комбайнын Рамилгә бирәләр. 1992 елда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә Президент Минтимер Шәймиев имзалаган боерык килә. Лаеш районында орлыгын Америкадан алып кайтып, Татарстанда беренче тапкыр орлыкка кукуруз чәчкәннәр. Республика җитәкчелеге, һәр районнан комбайннары белән комбайнчылар чакыртып, әлеге кукуруз кырында тәҗрибә алу һәм бәйге оештыра. Безнең районда әлеге культураны силоска гына үстергәнгә, бөртеккә суктырып караган бер генә комбайнчы да булмый. Кукуруз суктыру җайланмасы белән техника “Мехотряд”та гына булганга, семинарда  катнашучыны да андагы хезмәткәрләр арасыннан сайлыйлар. Гомердә башкарып карамаган эштән куркучылар да була. Рамил тәвәккәлли.

- Кукуруз суктыру җайланмасын комбайнга көйләргә дә кирәк бит әле. Директор Ислам абый Сафин, механик Фоат Ситдыйков һәм слесарьлар белән өч тәүлеккә якын кукуруз ургычын өйрәнеп, комбайнга көйләдек. Бер зур тамаша булды ул, - дип кызык итеп сөйли хәзер Рамил абый ул вакытларны. 

Әйтелгән көнне Рамил абый, “Дон” комбайны штурвалы артына утырып, трасса буйлап Лаеш районына чыгып китә. Аңа ике “КамАЗ” иярә.  Унбер сәгать юлда бара комбайнчы. Икенче көнне кырга киләләр.Һәр районга аерым диләнкәләр бүлеп куелган була. Шунда беренче тапкыр америка кукурузын күрә ул. Сабагында бер генә чәкән үсә торган сорт. Ургычларын төшереп, тузан туздырып, кырга кереп китә. Исәп - сынатмаска! Чәкәннәрдә бөртекләр дә калырга тиеш түгел, артык кысылып изелмәсеннәр дә. Беркүпме ара узгач, комиссия килеп анализ ясый. Үзе дә кабинадан төшеп карый, барысы да әйбәт күренә.

Бәйгедә утыз биш район катнаша. Лаеш районы беренче, Актаныш – икенче,  Буа өченче урынга чыга. Тәвәккәллеге, уңганлыгы, техниканы белүе белән районга менә шундый зур җиңү алып кайта Рамил абый Нуруллин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International