Тракторчы Сафура

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Югары Лашчы авылыннан 95 яшен тутырып килүче Сафура апа Мозаффарова, дәһшәтле сугыш елларында тракторда эшләгән. Ул күргән нужалар бу гына булса икән. Үткәннәрен барлаган саен, кешеләрнең чыдам булуына гаҗәпләнәсең!

– Әтием Гарифулла миңа яшь ярым чагында ук салкын тидереп үлеп киткән. Унынчыбыз Рокыя аның вафатыннан соң өч айдан соң гына дөньяга килгән. Бер өй бала белән дөнья нужасына чумып калган әниебез балаларын ялгыз үстереп, тарата барган, – ди ул. 1940 елны 7 сыйныфны тәмамлаган кыз колхозның барлык эшләрендә катнаша башлый. Аннан сугыш башлана. Ирләр, шул исәптән Сафураның дүрт абыйсы да яу кырына чыгып китәләр.

– Ул елны икмәк уңды. Вакытында җыеп кына ала алмадык. Сентябрь аенда эшкә яраклы авыл кешеләрен Апас районына окоп казырга алып киттеләр. Эштән кичке 10да кайтабыз, иртәнге 3тә кире чыгып китәбез, 10 километрга кадәр бара идек. Яңа еллардан соң гына авылга кайттык. Анда да бөтен эш безгә булды. Икенче кышта инде Норлат районында урман кистек, – дип искә ала Сафура апа иң авыр елларны. Ә 1943 ел башында аны механизаторлар курсына укырга  җибәрәләр. Апрельдә кулларына таныклык алган 15 тракторчы туган авылларына кайта. Авылдашлары Фәйзулла Зәйдуллин, Борһан Сәгъдиев, Мәсхүдә Шакирова белән бер тракторда алмашынып эшли.

– Ике сменада 12шәр сәгать эшлибез. Җир сукалыйсыңмы, чәчәсеңме, ындыр табагында катлаулы молотилка тагып иген суктырасыңмы – норманы тутырырга кирәк. Без түзәбез, ә менә техника җимерелә. Тиз генә ремонтлар идең, запас часте юк. Кайсын кайтарталар, кайсын иске тракторлардан сүтеп аласың инде. Шуның өстенә, булганын да урлыйлар. Аптырагач, тамгалар да салып карыйбыз. Барыбер файдасы юк. Азапланып та карадык соң, – ди ул. Алты елдан соң хатын-кызлар тракторларны сугыштан исән-сау кайткан ир-егетләргә тапшыралар.  Әмма сыерларын җигеп, кырдан көлтә ташу тракторда эшләүдән бер дә җиңел булмый. Авыр хезмәт өстенә югалтулар да җанын телгәли. Абыйларының берсе дә исән-имин әйләнеп кайта алмый. 1952 елда йортлары янып, бер нәрсәсез урамда калгач та, ир-ат юклыгы үзен бик сиздерә. Бер елдан артык кешедә яшиләр. Ире Рифкать белән парлы булу бәхете кыска була, аны бер дә күрмәгән улы 48 яшендә үлеп китә. Әле узган ел гына тагын бер кадерле кешесен – яу кырында башын салган Әхмәдулла  абыйсының башта әнисе белән, аннан үзе тәрбияләп үстергән ятим улын мәңгелеккә югалта. Бүген Сафура апа ун туганнан берүзе генә исән.

– Якты дөньяда булмаган якыннарымны, туган авылымны бик сагынсам да, ялгызым түгел, дип шөкер итәм. 4 оныгым, 10 оныкчыгым, оныкчыгымның да бер баласы бар. Оныкларым гына түгел, кыз туганнарымның балалары да хәлемне белеп, кунакка алып китеп карыйлар,– дип рәхмәтен җиткерә. Бүген Сафура апа Буада оныгы Рәис гаиләсендә яши. Килене Гөлнара да дәү әни, дип кенә тора. Аның әле тагын озак еллар яннарында булуын телиләр алар. Тыл ветераны үзе исә хезмәте белән якынайткан Бөек Җиңүнең 75 еллыгын аерым бер дулкынлану белән көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International