Моңлылар бәйгесе

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Район мәдәният йортында Илһам Шакиров исемендәге “Татар моңы” халыкара телевизион конкурсының сайлап алу туры узды. Анда Идел аръягының җиде һәм Спас районнары җырчылары осталык сынады.

“Солист-вокалист” номинациясенең академик вокал, эстрада вокалы һәм халык җырлары юнәлешләрендә икешәр җыр белән чыгыш ясаган яшь башкару-чыларга Татарстан Республикасының халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Вил Усманов һәм Рәсим Низамов бәя бирделәр. Апрель аенда Казанда узачак икенче турга буалылардан Яңа Чәчкап авылыннан студент Алмаз Җиһаншин һәм 2 номерлы лицейның 10 сыйныф укучысы Рамина Мәхмүтова чакыру алдылар. Җиңүчеләргә “Татар моңы”ннан истәлекле бүләк тә тапшырылды. Сайлап алу турында тагын Энҗе Хөснетдинова Һәм Ранис Вәлиуллин да катнаштылар.

– Унберенче тапкыр үткәрелүче конкурска былтыр Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде. Бу оештыручылардан аерата җаваплылык сорый, башкаручылар алдына  тагын да зур таләпләр куя. Шуңа да сайлап алу турларында яңа тавышларны ачуны гына түгел, ә аларга репертуар сайлау, җырларны башкару буенча киңәшләр бирүне дә максат итеп куябыз. Бүген җиткерелгәннәрне катнашучылар, алар-ның укытучылары исәпкә алып, икенче, өченче турларга тагын да яхшырак әзерләнеп килерләр, дип ышанабыз,– ди Фердинанд Сәлахов. Шул ук вакытта халык артисты бу зонада бер генә инструменталист та чыгыш ясамавына борчылуын белдерде.

– Музыка бит ул җыр гына түгел, ә уен коралында уйнау да. Бик күп җырлар авторы, баянчы, җырчы Фирзәр Мортазин кебек талантлы кешеләрне бир-гән Буа ягына, без һәрвакыт үзенә бер өмет белән киләбез. Киләсе очрашуларда инструменталистларны да күрербез, дип ышанабыз. Аннан яшь җырчыла-рыбызның, конкурсның исеменә туры китереп, Илһам Шакиров иҗаты белән бәйле җырларны да сайлауларын телисе килә, – ди ул. 

Оештыручылар хәбәр итүенчә, 17дән 35 яшькә кадәрге ир-егетләр һәм хатын-кызлар  әле агымдагы елның 15 мартына кадәр беренче читтән торып сайлап алу турында катнашу өчен гариза, аудио, видеоматериалларны tm.ilham@mail.ru адресына җибәрә алалар. Анда катнашучының исем-фамилиясе, яше, телефон номеры һәм әсәр исеме язылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International