Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз

2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе
Кызлар да инә тотмаган заманда эштән бушаган арада җәелеп чигү чигеп утыручы егетне күреп шаккаттым, дисәм, әле аз булыр. Җитмәсә ул моны беркемнән дә яшерми, оялмый, киресенчә, оста килеп чыккан җептән рәсемнәрне рәхәтләнеп күрсәтә.
Баксаң, Буа егете Рөстәм Әхмәдуллин мулине җеп-ләр һәм канва алып кич-ләр утырырга ...армиядә өйрәнгән. “Архангел өлкәсендә хезмәт иттем. Авырып, госпитальгә эләккәч, шәфкать туташлары кич бергә җыелып чигү чигәләр иде. Мин дә кызыктым. Казан кызы, якташ шәфкать туташы икенче көнне үк җепләр алып килде. Кушылдым боларга. Килеп чыккан эшләрем кызларныкыннан кайтыш түгел, чигә-чигә күңелгә дә тынычлык иңә. Кыскасы, өйгә кайтканда әниемә бүләк-кә кул эшем әзер иде”, - дип сөйли егет чигүгә өйрәнү тарихы турында. Рөстәмнең нинди остага әверелүен үз күзләрем белән күрдем – искиткеч эшләр. Хатын-кыз булсам да, болай булдыра алмавыма оялып та куйдым бераз. “Синең бу һөнәреңә дусларың ничек карый? Чигү эшләреңне нишләтәсең?” - дип, кызыксынуымны яшерә алмыйча, Рөстәмгә сорауларны яудырам гына. “Беркемнең дә кызлар эше, дип көлгәне юк. Дус егетләр ничек шулай чигү чигеп утыра аласың, дип гаҗәпләнәләр генә. Ә кул эшләрен, кысалап, әйбәт кешеләргә бүләк итәм”, - ди ул.  
Ләкин моның белән генә түгел әле, Рөстәм челтәр элеңгеләрне дә үзенчә модельләштереп тегеп куя ала. Хәтта заказ бирүче-ләр булды. Киемнәрне, костюмнарны дизайнларга ярата. Бары тик бу эшләр аның күңеленә хуш килә. Әнисе Гөлсинә апа ягыннан бабасының сеңлесе атаклы тегүче булган, диләр. Җитмешенче елларда хәйран кешене киендергән ул. Күрәсең, геннар кая да китмәгән, Рөстәмдә тукталган. “Чүкеч-балта белән эшләргә кирәк булса да, күршегә кергән юк. Апам кияүдә, әни белән тормыш йөген бергә тартабыз. Бик тату яшибез”, - ди ул. 
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр аз диюләре, һичшиксез, Рөстәм турында. Ул әле модалы сүз белән әйтсәк, конферансье, театр артисты да. Район мәдәният сараена эшкә килгәч, мәдәният бүлеге методистлары Гөләндәм Хәмитова, Вера Евдокимова, коллегасы Нурия Гайнуллова киңәшен тотып Алабуга мәдәният училищесына укырга керде, ә театр режиссеры булырга  үзе дә шул вазифаны башкаручы Зөһрә Морзаханова кодалады. “Халык театрын торгызып, беренче спектакльләр куйгач, үземә яңа дөнья ачтым. Театр тормышы гаҗәп кызык икән”, - ди бәлкем әле киләчәктә  зуррак сәхнәләрдә дә уйнаячак артист Рөстәм Әхмәдуллин. Ул үзе табигате буенча гаҗәп хисле, ярдәмчел, кешеләрне рәнҗетүдән нык курка, ә менә сәхнәдә тискәре рольдә. “Шундый саф күңелле булып, ничек усалларны уйный аласың?” – дигәч, Рөстәм: “Мин ул образлар аша күңелгә “кунарга” өлгергән бөтен начарлыкны чыгарамдыр, бәлки”, - дип шаяртып җавап бирде.
Беренче карашка “йомшак” күренсә дә, аралаша торгач Рөстәмнең көчле рухлы кеше икәнен абайлыйсың. Яраткан артисты Фаина Раневскаяның “Ходай сине тезләндерә икән, димәк син көчле, ә көчсезләр әллә кайчан тезләнгән”, дигән сүзләрен кабатларга ярата. Сүз уңаеннан, кул астына эләккән андый хикмәтле сүзләрне ул теркәп бара.
Яшь булса да, тулы канлы тормышта җаны теләгән эш белән шөгыльләнеп, үз идеяләренә тугры калып яши белүе хөрмәт уятты миндә героема карата. Һәм сезгә дә без сүгәргә яраткан яшьләр арасында менә дигәннәре барлыгын җиткерәсем килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International