Буада мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының хисап-сайлау конференциясе узды

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Бүген Буа шәһәренең үзәк китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитеты рәисе-Альбина Фәрит кызы Сабитова катнашында Буа район иҗтимагый оешмасы – Россия мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татар республика оешмасы - Буа шәһәр оешмасының хисап-сайлау конференциясе булып узды. Профсоюз оешмасы рәисе Дилбәр Ситдыйкова  2015-2019 елларда профсоюз комитеты эше турында хисап доклады белән чыгыш ясады. Шулай ук конференциядә башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре дә бүләкләнде. Социаль партнерлыкны үстерү һәм профсоюз белән хезмәттәшлек өчен Мәдәният хезмәткәрләре Россия профсоюзы рәисенең Рәхмәт хаты белән Буа муниципаль районының  «Мәдәният идарәсе»  МКУ начальнигы Ринат Гыймранов бүләкләнде. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләренең Россия профсоюзы рәисе рәхмәте  Буа шәһәр иҗтимагый оешмасы – Россия мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татар республика оешмасы рәисе Дилбәр Ситдыйковага да  тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International