Буа фермер династияләре дә лаеклы бүләккә ия.

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фермерлар Ассоциациясенең XX съезды кысаларында «Гаилә фермерлык династияләре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Конкурска гариза биргән 12 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан, 5 КФХ Татарстанның 4 муниципаль районыннан 100 мең сум күләмендә премиягә ия булды. Алар арасында Арча, Буа (2 вәкил), Кама Тамагы һәм Чистай районнарыннан фермер династияләре бар.

"Безнең фермерлар аерым хөрмәткә лаек. Һәр кеше авыл хуҗалыгында үз эшен башларга сәләтле түгел. Авылда хезмәт беркайчан да җиңел булмады, әмма һәрвакыт илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итте. Шуңа күрә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә. Шунысы куанычлы, фермерларның тулы бер династияләре барлыкка килә. Бүген без аларга лаеклы бүләкләр тапшырабыз",-дип билгеләп үтте ТР Премьер – министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Буа районының Яңа Тинчәле авылыннан Сибгатулловлар гаиләсе 17 ел инде игенчелек белән шөгыльләнә. 2019 елда алар 2059 тонна ашлык, 115 тонна рапс һәм 8068 тонна шикәр чөгендере үстерделәр.

Буа районының Аксу авылыннан Салаватуллиннар гаиләсе яшелчә һәм терлекчелек белән 18 ел шөгыльләнә. 2019 елда алар 913,9 тонна кишер, 427 тонна чөгендер, 25 тонна суган һәм 478 тонна бәрәңге үстергәннәр, шулай ук 11 баш ат асрыйлар.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 16 декабреннән 2020 елның 17 гыйнварына кадәр узган республика конкурсында фермер булып торучы бер гаилә әгъзалары һәм аларның фермер булган туганнары, 2 буыннан да ким булмаган һәм гамәлдәге крестьян – фермер хуҗалыгы статусына ия булучылар катнаша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International