Буада спорт көрәше фанаты Зөфәр Хәкимов истәлегенә турнир узды

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

"Батыр" спорт мәктәбендә көрәшне пропагандалауга зур өлеш керткән Хакимов Зөфәр Туктагул улы истәлегенә 2002 нче елда туган һәм аннан кечерәк спортчылар катнашында турнир узды. Ярышларда Буа, Апас, Чүпрәле районнары көрәшчеләре катнашты. Спортчылар унбер авырлык категориясендә чыгыш ясадылар.

Тантананы чараны  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Илюшин ачып җибәрде. Ул көрәшчеләргә уңышлар теләде. Кече Шыгырдан авылыннан Зөфәр Туктагул улының авылдашы   - Әбрар Миннислам улы,  хезмәттәшләре-спорт ветераны Вячеслав Шурбин, Ленар Гайфуллин истәлекләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International