Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан «Безнең кадерле ветеран» акциясе кысаларында Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Буа медицина училищесы волонтерлары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанов Нурислам Хаттап улы белән очраштылар.
Өенә килгән яшьләр белән җанлы әңгәмә барышында ветеран үзенең биографиясе турында сөйләде, сугыш хатирәләре белән уртаклашты. Балалар бу күрешүдә ул авыр көннәрнең кырыс дөреслегенә ышандылар, гади кешеләрнең каһарманлыгы үрнәгендә Ватанга хезмәт итүнең тарихи тәҗрибәсе турында фикерләштеләр.
«Безнең кадерле ветеран» акциясен үткәрү - илебезгә һәм аның солдатларына карата хөрмәт, ихтирам белдерү өчен менә дигән форсат. Ветераннар белән күрешүләр дәвам итәчәк.