Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы үзмәшгуль гражданнарның пенсия хокукларын (иминият стажын һәм пенсия коэффициентын алу) формалаштыру мәҗбүри пенсия иминиятенә фактта түләнгән иминият взносларыннан чыгып кына бара, дип искәртә.
Үзмәшгуль гражданнар мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле рәвештә керергә хокуклы.
Теркәлү өчен яшәү урыны буенча Россия Пенсия Фонды Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Салым органында «һөнәри керемгә салым» махсус режимын кулланучы, салым түләүче сыйфатында исәпкә кую турында гариза, паспорт һәм белешмә булырга тиеш.
Мөһим!!! Россия Пенсия Фондына иминият взнослары суммасы теләсә кайсы күләмдә, әмма 2020 елда 256185,6 сумнан да артмаган күләмдә түләнә. Иминият взносларын түләү срогы агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча.
Игътибар итегез, иминият стажына мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият взнослары түләнгән чорлар гына исәпләнә.
Түләнгән иминият взносларының гомуми суммасы беркетелгән күләмнән дә ким булмаган очракта, иминият стажына бер ел исәпләнә. Әгәр түләнгән сумма беркетелгән күләмнән кимрәк булса-иминият стажына түләнгән иминият взносларына пропорциональ рәвештә билгеләнә торган чор исәпләнә. 2020 елга ОПСка иминият взносларының билгеләнгән күләме 32448 сум тәшкил итә.
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com