Бүген, 28 гыйнвар көнне Чуаш Киштәге авылындагы яңа күп функцияле үзәк бинасында авыл җирлеге гражданнарының җыены булып узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, шулай ук район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Авыл җирлегенең эше турындагы хисап доклады белән Иван Павлов чыгыш ясады. Узган елгы күрсәткечләрне атап һәм агымдагы елга планнар билгеләде. Шулай ук башкарылган эшләр турында Чуаш Киштәгенең мәктәбе директоры, клуб мөдире, ФАП фельдшеры, полициянең участок вәкиле хисап тоттылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин үз чыгышында республиканың социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында сөйләде, халыкның тормыш сыйфатын тәэмин итү буенча алып барыла торган эш, тормышка ашырыла торган программалар үтәлешенә дә тукталды. Ранис Камартдинов үз чиратында 2020 елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды. Мәсәлән, Чуаш Киштәге авылында быел яңа балалар бакчасы төзү планлаштырылуын да искәртте.
Шунда ук авыл халкы белән ачыктан-ачык сөйләшү булды, алар үзләрен борчыган сорауларны күтәрделәр. Чуаш Киштәге авылының К. Маркс һәм Ленин урамнарындагы йортларда яшәүчеләр өчен иң мөһим сорауларның берсе - иске агачларны кисү тора. Алар район җитәкчелегенә әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттеләр, чөнки тузган агачлар электр линияләренә куркыныч тудыралар.
Җыенда 2019 елның эш йомгаклары, киләсе елга максатлар турында гына сөйләп калмадылар. Ә актив авыл кешеләренә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны Яңа ел бәйрәме бизәлеше өчен Мактау грамоталары да тапшырдылар.