Яңа исәпләү индикаторы буенча гаиләдә туган һәр бала статистика буенча аерым исәпкә алыначак.
Элегрәк гаиләдә икенче һәм аннан соңгы балалар статистикада исәпкә алынган һәм бер юл белән язылган булган. Хәзер исә һәр бала аерым графада язылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина сөйләде.
“Демография” милли проекты тарафыннан билгеләнгән төп максат - балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү. Яшь, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Шуңа бәйле рәвештә яңа индикатор – икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар туу коэффициентының суммар коэффициентын формалаштыру әһәмиятенә ия", - дип билгеләп үтте ул.
Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин «Демография» милли проекты кысаларында быел туган беренче балага 466,6 мең сум күләмендә ана капиталы түләргә кушты, ә мондый гаиләләрдә икенче бала туган очракта аларның күләме 150 мең сумга артырга тиеш.
Буа районында күп балалы гаиләләр саны - 357.