Хөрмәтле район халкы!
2019 елның 2 декабрендә салым агенты тарафыннан тотылмаган һәм салым хәбәрнамәсенә кертелгән мөлкәт, җир, транспорт салымнарын һәм НДФЛны түләү өчен билгеләнгән срок тәмамланды.
Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында әлеге срок чыкканчы салым түләү бурычын үти алмаса, салым инспекциясе моны якын арада эшләргә тәкъдим итә.
Салым бурычларыгызны түбәндәге юллар белән белә аласыз:
* Россия Федераль салым хезмәте сайтында һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында салым түләүченең шәхси кабинеты аша онлайн; www.gosuslugi.ru;
* шәхсән, салым инспекциясенә килгәндә;
* КФҮнең теләсә кайсы бүлеге аша.
Бурычыгыз булса, киләсе юллар белән түли аласыз:
• Россия Федераль салым хезмәте сайтында Салым түләүченең шәхси кабинетында яки «физик затларның салымнарын һәм пошлиналарын түләү " сервисы ярдәмендә»;
• дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша www.gosuslugi.ru;
• шәхсән, банк яки почта бүлекчәсе аша.