Буалылар игътибарына!

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле буалылар! ⠀

Безнең районда яшәүче һәр кеше республика программасын тормышка ашыруның уңай нәтиҗәләрен күрә. ⠀ 2019 елда республика бюджетыннан финанслануны исәпкә алып, шәһәрлеләрдән җыелган үзара салым акчасына Буа шәһәрендә Мәктәп, Комсомол, Гагарин, Р.Люксембург урамнарында  8,15 миллион сумлык тротуарлар салынган. Бу 2.8 мең кв.м яңа тротуарлар дигән сүз.  2014 елдан бирле үзара салым акчаларын финанслау ярдәмендә Буа районында Һәйкәлләрне реконструкцияләү, зиратларны төзекләндерү буенча киң күләмле эш башкарылды, акчалар шулай ук су белән тәэмин итүгә, урамнарны яктырту, поселок эчендәге юллар төзүгә, балалар мәйданчыкларын урнаштыруга, тротуарлар төзүгә һәм башка күп нәрсәләргә юнәлтелде. ⠀

Искәртеп узабыз, республика бюджетыннан җыелган һәр сумга өстәмә рәвештә 4 сум бүлеп бирелә. 2020 елда планлаштырылган чараларны башкарып чыгу өчен, үзара салым акчаларын тиз арада беренче квартал дәвамында җыеп, финанслашу өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына гариза юлларга кирәк.  Акча средстволарын  «Ак Барс» банкта махсус ачык счетка комиссиясез генә күчерергә мөмкин, квитанцияләр дә бу банкта бар. Түләүне башка банклар аша да  уздырырга мөмкин. Квитанцияләр шәхси секторга - почтальоннар, күпфатирлы йортларга-идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәте аша җибәрелә.

Әйдәгез, үзара салым акчаларын җыюда активлык күрсәтик. Уртак көч белән генә без планлаштырылган эш күләмен башкарып чыга алачакбыз. Ә бу шәһәр һәм районның матур киләчәгенә тагын бер адым дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International