Без хәтерлибез!

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Р.З. Сәгъдиев мәктәбендә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Ленинград блокадасын өзү көненә һәм Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар үткәрелде. "Солнышко" күппрофильле волонтерлар отряды кече сыйныфларда "Кул учындагы икмәк" акциясе үткәрде.  2в һәм 4б сыйныф укучылары өчен "Блокада балалары" дигән экскурсия оештырылды. Актлар залында 5-7 һәм 8-11 сыйныф укучылары өчен чара үткәрелде, анда балаларга Ленинград турында тематик видеороликлар күрсәтелде. Тарих укытучысы Т.И. Рәхмәтуллина искиткеч чыгыш әзерләде, аның сүзләре, һичшиксез, блокададагы Ленинградта яшәүчеләргә нинди авырлыклар һәм югалтулар аша узарга туры килгәнлекне, Бөек Җиңүнең бәясе турында уйланырга мәҗбүр итте.  Шулай ук чарада Буа муниципаль районының "ФОРПОСТ-Хокук тәртибен саклау буенча формированиеләр үзәге”  җитәкчесе Р.И. Мостафина да чыгыш ясады. Форпост командасы укучыларга  Ленинград блокадасын өзүнең истәлекле датасы турында мәгълүмати листовкалар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International