Зур Фролово авылында, китапханә белән берлектә, 14-15 яшьлек яшүсмерләр өчен «Батырлык дәресе» үткәрелде. Чара Ленинград блокадасы өзелүнең 76 еллыгына һәм Хәтер һәм Дан елына багышланган иде. Дәһшәтле еллар тарихын барладылар, « Блокадалы Ленинград балалар күзлегеннән» һәм «Таня Савичева - күпләрнең берсе» дигән видеороликлар карадылар. Мини викторинадан соң, Хәтер шәмен кабыздылар, «Без хәтерлибез» дигән сүзләр белән кулны-кулга тотынышып, каһарманнар истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар



