Россия Төзелеш министрлыгы газны имин файдалану буенча белешмәлек чыгарды

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

РФ Төзелеш министрлыгы күпфатирлы һәм торак йортларда яшәүчеләр өчен яңа методик материал әзерләде.

Белешмәлектә газ җиһазларын куркынычсыз куллану буенча төп тәкъдимнәр бирелгән. Йорт эчендәге газ җиһазлары өчен – Идарә оешмасы, Торак милекчеләре ширкәте, Торак комплексы, Торак төзелеш коорпоротивы, ә квартал эчендәге газ җиһазлары өчен - фатир милекчеләре җаваплы. Газ исен сизгән очракта, гамәлләр тәртибе дә  тасвирланган.

Әгәр газ исе фатирда барлыкка килсә:

  • газ приборларын куллануны туктатырга;
  • ут кабызмаска, тәмәке тартмаска, электроприборларны һәм электр утын кабызмаска, электрозвонок кулланмаска;
  • җиһазлардагы  приборларга баручы  газ кранын капларга;
  • бинаны тикшерергәфорточка, тәрәзәләрне ачырга;
  • газ бүлү оешмасының (АДС ГРО) авария-диспетчерлык хезмәтен чакыртырга, газлы бинадан чыгып китәргә;

Телефон номеры: 04, 104 яисә 112.

·         Подвалга керер алдыннан ут кабызмаска һәм анда газ исе юклыгына ышанганчы ут кабызмаска.

Подъездда, йорт ишегалдында, урамда газ исе булган очракта:

  • куркынычсызлык чаралары турында эйләнә- тирәдәгеләргә хәбәр итергә;
  • газ бүлү оешмасының авария-диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итергә;
  • кешеләрне газлы мохиттән чыгару, электр утларын кабызу һәм сүндерүне булдырмау, ачык ут һәм очкын барлыкка килү буенча чаралар күрү;
  • газ бүлү оешмасының авария-диспетчерлык хезмәте килеп җиткәнче бинаны җилләтү;

Шулай ук белешмәлектә газ җиһазларын кулланган вакытта ниләр эшләргә ярамавы да санап үтелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International