Буа районы халкын «Гаилә архивын тапшыр» республика конкурсында катнашырга чакырабыз

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Гаилә архивын тапшыр» республика бәйгесенең максаты-ил һәм туган як тарихын өйрәнү нигезендә,  гаилә тарихы аша патриотик тәрбия бирү, буыннар арасында гаилә кыйммәтләрен һәм элемтәләрне ныгыту.

Бәйгедә барлык теләүчеләр дә  катнаша ала. Материаллар гаиләнең кыскача тарихы, гаилә әгъзаларының, шул исәптән сугыш һәм хезмәт ветераннарының иҗтимагый һәм профессиональ эшчәнлеге белән бергә фотографияләр, фотоальбомнар, видео - һәм фонодокументлар белән тәкъдим ителергә мөмкин.

Конкурста җиңүчеләрнең гаилә архивларының документларының төп нөсхәләре Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертеләчәк һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы»на саклануга тапшырылачак. Бирелгән документларга авторлык хокуклары конкурс җиңүчеләрендә  кала.

Конкурс турында нигезләмә Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтының «Грантлар, архив конкурслары» " бүлегендә урнаштырылган

http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2057818.pdf

Барлык кызыксындырган сораулар буенча Буа районы архив бүлегенә (84374)3-31-19 телефоны яки электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин Bua.Arhiv@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International