Буада хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Буада район җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. 2020 елга эш планлаштыру турында фикер алыштылар. Шулай ук балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик һәм әхлакый үсешенә, урамнарда һәм җәмәгать урыннарында хокук тәртибе торышына, иректән мәхрүм итүгә бәйле булмаган җәза чараларына карата хөкем ителгәннәр белән эшләүне оештыру кебек актуаль мәсьәләләргә дә тукталдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International