Җиде бала – үзе бер дәүләт

2012 елның 23 ноябре, җомга
Иске Суыксу Выселкасы авылында фельдшер булып эшләүче Фирая Насыйбуллина тормышка чыкканда ук күп бала әнисе булырга хыялланды.
Бала тудыру йортында беренче газизен кулына алгач күзләренә яшьләр килде: “Бәхетле генә булып үс, балам! Тормыш иптәше Расыйх та әти булуына сөенеп туя алмады. Алмагачлар чәчәккә бөреләнгәндә тәүге мәхәббәт җимешләрен кочаклап уртак йортка кайтканда җир йөзендә алардан да бәхетле кеше булмагандыр...
Берничә елдан икенче кызлары дөньяга аваз салды Насыйбуллиннарның. Апа булуы белән Энҗе бигрәк тә горурланды. Ә өлкәннәрнең: “Син хәзер зур үстең, әти-әниеңнең ярдәмчесенә әверелдең”, – диюләре аны гүя канатландырды. Үзе сабый булса да, барлык җаваплылыкны аңлап бетермәсә дә, әнисе белән бергә сеңелесе яныннан кит-мәде. Үсә төшкәч инде аерылмас дусларга әверелделәр кызлар. Тик менә урамда уйнаганда малай-шалайның үчекләүләреннән якларга ир туганнары булуын теләделәр алар. Ходай балаларның теләкләрен ишеткән кебек бер-бер артлы дүрт энекәш бирде. Менә хәзер кыерсытып кына карасыннар! Илмир, Венер, Айзат, Айрат апаларын сакларлар да, якларлар да. Ә соңгысының игезәк сыңары Айгөл барысы өчен дә куаныч кына. Җиде туган үзе бер дәүләт бит ул. “Күпләр хәзерге заманда бер-ике бала тапсаң җитә, дип уйлый. Ана бәхетенә шул рәвешле чик куеп буламы икән? Дөньяга аваз салган бала артыннан үзең дә яшәрәсең бит”, - ди Фирая ханым. Аның сүзләрен Расыйх абый да хуплый. “Сабый үз ризыгы белән туа ул. Өйдә балаларның чыр-чуын ишетү, бәхет” – ди.
Ата-ана эштән, балаларның бишесе  укудан, икесе балалар бакчасыннан кайткач өй эче шау-шуга кү-мелә. Иң мөһиме – һәммәсенең үз эше бар, олыраклары кечерәкләргә ярдәм итә. Әти-әниләре аларга карап барлык мәшәкатьләрен оныта. Шөкер, укуда да алдынгылар, эштә дә сынатмыйлар. Мондый үрнәк балалар үстергәне өчен Фирая ханымның авылдашлары, хезмәттәшләре алдында да абруе зур. Район һәм республика җитәкчеләреннән дә Мактау сүзләре ишетте ул. Ә күптән түгел  аны “Ана даны” медале белән бүләкләделәр. Әлеге зур бүләкне алганда балаларым белән чиксез горурландым. Алар бит минем тормышымның мәгънәсе. Җиде балам – җиде канатым”, - ди бәхетле ана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International