Районда 2007 елдан алып бүгенге көнгә кадәр 1620 ана “ана капиталы”на хокук бирүче сертификатка ия булды. Быелның ун аенда гына да әлеге документны алган аналар саны 250гә җитте.
Аналарга бу мәсьәләдә ярдәм итү, аларга “капитал”ны эшкә җигү юлларын күрсәтү, сорауларына төпле җаваплар бирү максатында составына Пенсия фонды идарәсе, халыкны социаль яклау идарәсе, “Пробизнесбанк” банк, төзелеш һәм башка оешмалар вәкилләре кергән, муниципаль район башлыгы Рафаэль Әбүзәров җитәкчелегендәге делегация авылларда булып очрашулар уздыра. Әлши авылында үткән җыелышта, мәсәлән, Буа шәһәре һәм районы буенча Пенсия фонды идарәсенең социаль түләүләр төркеме әйдәп баручы белгеч-эксперты Зөлфия Биктаһирова сертификатлардан файдалануның торышы белән таныштырды. “Район Советының бу мәсьәләдә нәтиҗәле эш алып баруы нәтиҗәсендә “ана капиталы”на хокук бирүче сертификатларның 75 проценты куллану тапты. Республика буенча бу сан 57, Казан шәһәре буенча 38 процент кына булуын исәпкә алсак, хәл бездә канәгатьләнерлек кебек. Булган мөмкинлекне тизрәк тормышка ашыру отышлы”, - диде ул. Аның сүзләренә караганда, районда гаиләләрнең 90 процентка якыны әлеге сумманы торакны яхшыртуда файдалана, 10ысы “капитал”ны баласы мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә йөргән, 3есе ана югары уку йортында килешү нигезендә түләүле белем алучы баласы өчен түләргә тота.
Бүгенге көндә 160 миллион сумлык 495 сертификат хәрәкәттә түгел әле. Әлшидә 35 ананың 20се, Шәмәктә 17нең 13е, Чуаш Киштәгендә 24нең 12се генә бу байлыкны “эшкә җиккән». Рафаэль Хаҗи улы: “Бер елга инфляциянең 8 процент тәшкил итүен исәпләсәк, алга таба хәрәкәткә китерелмәгән акчаның бәясен югалту ихтималы зур. Балаларыгызның үсеп китүләрен сизми дә калырсыз. Алар өчен әлеге “капитал”ны торак әзерләү өчен куллансагыз отачаксыз гына”, - дип аналарга бу хакта тагын бер кат уйлап карарга киңәш итте. Бүгенге көндә бәясе 387640 сум торган сертификатның (2013 елның 1 гыйнварыннан 408 мең сум булачак) йорт салу өчен аеруча файдалы булуын “ПМК-5” җәмгыяте директоры Ф. Салихов һәм һәм “ПМК-6” җәмгыяте юристы С. Иванов та аңлаттылар. Бу суммага агачтан я таштан нигезе салынган, дивары өелгән, түбәсе ябылган, ишек-тәрәзәләре куелган йорт өлгертеп була. Йортны тулысынча өлгертеп керү өчен акча җитеп бетмәгәндә банктан аз процентлы ссуда алырга мөмкин. “Ак Барс” банкы өлкән инспекторы Л. Алешина “Автоградбанк” банкының Буа филиалы начальнигы Р. Мифтахов кредит ставкасы, рәсмиләштерү тәртибе белән таныштырдылар. Муниципаль район башлыгы урынбасары В. Егоров сүз уңаеннан күп балалы аналарга Карлы авылында йорт салу өчен җир мәйданы бирелүен дә искәртте.
Җиңү көне алдыннан Россия Почтасы Татарстаннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлауларын җиткерәчәк. 2 майдан 8 майга кадәр хат ташучылар республиканың кадерле адресатларына 6000нән артык хат тапшырачак. Россиядә барлыгы 259 700ләп Президентның шәхси котлавы тапшырылачак.