Заман белән бер адымда

2012 елның 23 ноябре, җомга
Узган атна ахырында район мәдәният сараенда “Бердәм Россия” партиясенең Буа җирле бүлекчәсенең ХVIII отчет-сайлау конференциясе үтте.
Анда партиянең җирле Совет секретаре Рафаэль Әбүзәров “Бердәм Россия” партиясенең Буа җирле бүлекчәсенең җирле сәяси советының 2011 елның апреленнән 2012 елның ноябренә отчеты” дигән доклад белән чыгыш ясады. Җирле бүлекчәдә 59 башлангыч оешмага берләшкән 4100 партия әгъзасы исәпләнә. Анда эшчеләр 31, хезмәткәрләр – 43, студентлар – 19, пенсионерлар 4 процентны алып тора. Единоросслар саны буенча район республикада икенче урында. Рафаэль Хаҗи улы “Вокзал яны”, “Энергетика”, Түбән Наратбаш, Ырыңгы, Исәк башлангыч оешмалары җитәкчеләре  Г. Хөсәенованың, Н. Быченкованың, Ф. Бикчәнтәеваның, В. Ярхуновның, Р. Шурбинның, Р. Гайнетдинованың үз эшләренә җаваплы карауларын билгеләп үтте. Отчет чорында партиянең 8 әгъзасы “Бердәм Россия” Үзәк Сайлау комиссиясенең һәм региональ партия оешмасының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” район бүлекчәсе 120 кешене берләштерә. Алар да, 80 кешене туплаган  партия тарафдарлары хәрәкәтендә катнашучылар да “единоросслар” өчен мөһим кадрлар резервы булып тора. Р. Әбүзәров районда “Сәламәтлек” илкүләм проекты, “Бәләкәч”, “Социаль ипотека” һәм башка программаларның уңышлы тормышка ашырылуына тукталып үтте, террорчылыкка, экстремистлыкка, ришвәтчелеккә каршы көрәш, промышленность җитештерүендә, инвестиция сәясәтендә позитив тенденцияләр булдыру, һәр өлкәдә мәгълүмати технологияләрне куллануга алуны активлаштыру һәм башка мәсьәләләр буенча фикерләре һәм планнары белән уртаклашты. Район бюджеты социаль юнәлешле булып калуын дәвам итә. Район бюджетының 77 процентының социаль өлкәгә бүлеп бирелүе моны ачык күрсәтә. Субсидия хисабына 850 ветеран яшәү урынын яхшыртты. Алар өчен 500 квартира өлгертелде. Авыл хуҗалыгы да үсештә. ТР Хөкүмәтенең “Лизинг Грант” программасы фермерлар эшчәнлеген җайларга ярдәм итә. Докладта шулай ук мәдәниятне, мәгарифне үстерү, яшь буынны тәрбияләү һәм башка мәсьәләләр дә киң яктыртылды. Конференциядә партиянең җирле контроль-ревизия комиссиясе рәисе Илдар Еремиевның отчеты тыңланды. “Бердәм Россия” партиясе тарафдарлары Советы әгъзасы Рафыйк Хәйбуллов, “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” җирле штабы җитәкчесе урынбасары Олеся Шурбина, Боерган, Ырыңгы авыл җирлекләре башлыклары, партиянең башлангыч оешмасы секретарьлары Зөлфия Сәйфетдинова белән Валерий Ярхунов һәм башкалар чыгышлар ясадылар. Рафаэль Хаҗи улы кабаттан бертавыштан ике кандидат арасыннан “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле советы секретаре итеп сайланды. Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамовка “Буа муниципаль районының Мактаулы гражданы” дигән исем бирелде. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе оешмалар белән берлектә Халык бердәмлеге көненә карата 4-11 сыйныфлар укучылары арасында рәсем конкурсы игълан иткән иде. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International