Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында шәһәрнең Ял итү үзәгендә "Сеңелем" фильмы күрсәтелде

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Преодоление» клубына йөрүче балалар өчен «Сеңелем» хәрби драмасын карауны оештырдылар . Фильм Бөек җиңүнең 75 еллыгы кысаларында шәһәрнең Ял  үзәгендә күрсәтелде. Ул  М.Кәримнең "Безнең йорт шатлыгы"повесте буенча төшерелгән.

        Картина Бөек Ватан сугышы елларын тасвирлый. Тузган, таланган йорттан табылган, ятим украин кызы Оксана, башкорт авылында яңа гаиләгә сыена. Оксана белән аның яңа гаиләдәге абыйсы Җәмил һәм башка авыл балалары арасында мөнәсәбәтләре башта гади генә булмый. Көннәр уза тора һәм  балалар сугыш чоры авырлыклары белән бергә көрәшә башлыйлар. Менә шул баларны берләштерә дә.

      Фильм яшь буын өчен искиткеч игелеклелек дәресе булды, гади кешеләрнең язмышлары турында уйланырга, җиребездә тынычлыкны сакларга, бернәрсәгә дә карамастан, яхшыга ышанырга омтылыш уятырга мәҗбүр итте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International