Буа муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларының өйләренә барып хәлләрен белешү дәвам итә

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары белән өйләрендә очраштылар.                   

   Алар белән  Буа муниципаль районының ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе З.И. Хөснетдинова, «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече М.Х. Кулеева һәм РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча 14 нче филиалы баш белгече Р. М. Хисаметдинова күреште. Очрашу хәл-әхвәл белешүгә генә кайтып калмыйча, ветераннарны борчыган сораулар да ачыкланды. Бүгенге көндә Буа районында барлыгы 24 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды яши.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International