Кемнәр яңа юлдан йөриячәк?

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Җирләр кардан ачылуга, шәһәр урамнарына кабат юл салу техникасы киләчәк. Быел аның иң күбе шикәр заводы бистәсендә салыначак. Моннан тыш, төзүчеләр шәһәрдәге күпкатлы йортлар ишегалларын, авыллардагы автобус тукталышларын яңартачаклар.

Район башкарма комите-тының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлеге өлкән белгече Радик Гаязов белдерүенчә, асфальтлау эшләре Төньяк Коммуна, Свердлов, Комаров, Газ, Аграр, Гарнизов, Матросов урамнарында, чаңгы базасының автомобиль кую урынында  башкарылачак. Шәһәрнең Кыр, Карлы авылының М. Җәлил, Татарстан, Киров, Совет урамнары ком-таш белән түшәләчәк.

“Безнең ишегалды” республика программасы нигезендә быел күпкат-лы йорт ишегаллары яңартыла. Болар – Арефьев урамының 2, 2 “А”, 3, 3 “А”, 7, 10, 9, 19, 11, 15, 17 номерлы, Космовский урамының 81, 93, Өрәңгеле урамының 1, 3, 7, Р. Люксембург урамының 143, 145, 147, 149, 151, 153, Шафранов урамының 20, 22, Некрасов урамының 23, 25, 27, 29, 42, 42 “А”, Титов урамының 2, 4, 6, 8, Жорес урамының 108, 110, 112, 114, Гагарин урамының 21, Совет урамының 24, 24 “А”, Гарнизов урамының 2, К. Зыятдинов урамының 2, 2 “А”, 9, 11, 13, Парк тыкрыгы 3, Б. Хмельницкий урамы-ның 41, 46, 50, 54, Яшьләр урамының 5, Ефремов урамының 144, 146, 152 номерлы йортлары ишегаллары.

Санап үтелгән ишегалларында асфальт җәеләчәк, эскәмияләр, чүп савытлары, тирәсе койма белән тотып алынган контейнерлар урнаштырылачак һәм территория яшелләндереләчәк. Кай-берләрендә, халык үзе проектны раслаган булса, балалар, спорт мәйдан-чыклары да куелачак.

Вольнистан, Янтуган, Мө-керле, Килдураз, Чуаш Аксуы авылларында җил-яң-гырда, кар-буранда ышыкланып автобус көтәргә яңа тукталышлар ясалачак. Узган ел алар Алших, Кайрево, Ташкичү, Кырык Садак авылларында урнаштырылды .

Беррәттән тукталышларга  илтүче юлларны яктырту да планга кертелгән. Бу – юл куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында эшләнә. Вольнистан – Кыят - Яшевка юлының Ташкичү, Казан - Буа - Килдураз юлының Өчмунча авылы территориясендәге участокларында, Татар Буасы авылына бару юлында, Карлы авылы янында яктырткычлар куелыр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International