Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә еллык эшчәнлеккә йомгак ясалды. Быел алар лидер: коллектив республикада үз категориясендәге 12 бүлек арасында беренче урынны яулады. Аерым подразделениеләр буенча дознание хезмәт-челеге тиңдәш бүлекләр арасында беренче, миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә һәм тоткыннарны вакытлыча тоту изоляторы икенче урыннарны алганнар.
Йомгаклау утырышы әле-ге күңелле хәбәрләрне җиткерүдән башланды. Бүлек начальнигы Ренат Хәсәнов, артык мактауларга бирелмичә, әлеге уңышка китергән эш-ләр белән таныштырды. 2019 елда полицейскийлар алдагы елларда кылынган хокук бозу очракларын ачу буенча яхшы эшләгәннәр. Барлыгы мондый 9 эштә га-еплеләр ачыкланган. Шулай ук ел барышында теркәлгән 7 талау фак-тының гаеплеләре табылган. Моннан тыш бүлек-нең исәпкә алу-теркәү тәртибе, административ күзәтү астындагы затларны барлау, аларны җа-ваплылыкка тарту һәм башка эчке эшчәнлек буенча да күрсәткечләре нә-тиҗәле булган.
Нинди җинаятьләр арткан?
Гомуми статистикага кил-сәк, узган ел 353 җинаять кылынган. 2018 елда – 343. Елдан-ел килә торган күренеш - урлаулар күбәйгән. Алар 103 очрак теркәлгән (2018 елда – 100әү). Шуларның 42сендә каракларның шәхесе бил-геле. Урлауларның саллы өлешен шәһәрдәге эре сәүдә челтәрләре ки-бетләрендә кылынган җинаятьләр тәшкил итә.
Ренат Фиргатович бу фактларны ачуда видео-камераларның файдасы күплеген, быел авыл җирлекләрендә дә аларны урнаштыру буенча планлы эш алып барырга кирәклеген әйтеп узды. Соңгы ике ел эчендә мошенниклык факты 28дән 34кә кадәр үскән. Го-мумән алганда, буалылар алдарларның исәп-хисап-ларына 2,5 миллион сумнан күбрәк акча күчер-гәннәр. 2019 елда шәхескә каршы җинаятьләр саны да югарырак – 155, 2018 елда бу күрсәткеч – 144 кенә.
Кайда кимү бар?
Үтерү, корал һәм сугыш кирәәк-яракларының законсыз әйләнеше, наркотиклар белән бәйле җинаятьләр азайган. Соңгысы буенча быел полицейскийлар Россия масштабындагы зур эшне ачканнар – Мәскәү һәм Пермь өлкәсе территориясендә наркотиклар таратучы нарко-төркем әгъзаларын тоткарлаганнар. Аларның 7 миллион сумлык “товары” юк ителгән. Шулай ук район полицейскийлары 470,25 литр спиртлы эчемлекләрне законсыз әйләнештән алганнар.
Җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр дә кимү ягында: 2018 ел-да 112 факт булган, был-тыр – 88. Ренат Фиргатович чыгышында район ЮХИДИ бүлекчәсе эш-чәнлегеннән канәгать түгеллеген белдерде. Бе-ренчедән, узган ел юл-транспорт һәлакәтләре арткан – барысы 41 авария теркәлгән, аларда 10 кеше һәлак булган, 50се яраланган. Чагыштыру өчен 2018 елда 37 ДТП булган, анда 7 кешенең гомере өзелгән, 45е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Юлларда исерек йөртүчеләр һәм башка төр кагыйдә бозучыларны ачыклау, наркотик һәм корал әй-ләнешен контрольләү юнәлеше буенча системалы эшчәнлекне көчәйтер-гә кирәк, дигән максат куйды.